Милекче мөрәҗәгатьләрен санга сукмаган өчен чираттагы штраф. Монда фикерләр аерыла. Мөрәҗәгать итүче җавап юк һәм берни дә эшләнмәде, дип тәкърарлык, ә «УКЖД «Новация» ҖЧҖ директоры вазыйфаларын башкаручы, барысы да үтәлде, дип раслый.
Әлмәт шәһәренең Радищев урамындагы 61 нче йортта яшәүче идарәче компаниягә агачның коры ботакларын кисүне сорап мөрәҗәгать иткән. Торакны карап тотучылардан реакция булмаган.
Көчле җил булганда агач аварга яки аның эре ботаклары сынарга мөмкин, ә бу куркыныч белән яный. Гариза бирүче көтеп тормаган, республиканың Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итте.
Тикшерү күрсәткәнчә, милекчедән алынган гариза кергән корреспонденцияләрне теркәү журналында теркәлгән. Ә менә җавап булмаган, агачлар да киселмәгән.
Вазыйфаи зат РФ КоАП 28.1 ст. 1 өлеше буенча хокук бозган һәм 25 мең сумлык штрафка тартылды.
Идарәче компания җитәкчелегенә алар идарә итә торган йортларның виртуаль паспортларындагы бушлыкларны бетерергә киңәш итәбез. Беренчедән, ТКХ системасына авария-диспетчерлык хезмәтенең телефон номерын, 2000гә якын фатирның кадастр номерын, барлык түләү документларын, йортларның техник характеристикаларын кертергә.
Әлмәтлеләргә инкогнито-йортлар исемлеген карарга киңәш итәбез. Алар турында дәүләт системасында мәгълүмат юк. Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте