Сез кем өчен???

2025 елның 22 августы, җомга

Танк урамындагы 2 нче йортта яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәбез: сез кем өчен? 2025 елның июль башында Татарстанның Торак инспекциясенә «Три богатыря» идарәче компаниясеннән лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гариза килде. Гомуми җыелыш беркетмәсе нигезендә апрельдә милекчеләр нәкъ менә шушы компанияне сайлаганнар.

Июль ахырында «Сервис индустрия» идарәче компаниясеннән гариза килде. Һәм янә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча июльдә күпчелек үз мөлкәтен бу компаниягә ышанып тапшырган.

Без документларны анализладык: 115 милекче «Три богатыря» һәм «Сервис индустрия» өчен «риза» дип тавыш биргән.  Кайсы карарны исәпкә алырга? Июльдә сайланганмы? Яки сез карарны үзгәртеп, апрельдәге карарны яклаячаксызмы?

Вәзгыять бәхәсле, 115 кешедән идарәче компанияне сайлау буенча гариза көтәбез.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International