Милекчеләрнең гомуми җыелышын оештыручылар игътибарына: 2025 елның 1 сентябреннән ТКХ системасына тавыш бирүнең барлык формалары буенча хәбәрләрне җыелыш башланырга 10 көннән дә соңга калмыйча урнаштырырга кирәк. Шуннан соң гына системага беркетмәне йөкләргә мөмкин.
Бу яңалык милекчеләр җыелышын үткәрү турындагы хәбәргә уникаль идентификацион номер бирү буенча РФ ТК 45 ст. 4 өлеше таләпләрен тормышка ашыру белән бәйле, ул киләчәктә беркетмә номеры булачак.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте