Бер тәүлек эчендә газга бәйле гадәттән тыш хәл турында

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Кичә кич белән «Казаньгоргаз» ЭҖИ хезмәткәрләре ике йортта зәңгәр ягулыкны сүндергәннәр. Широкая урамындагы 2 нче йортта яшәүчеләр ябык фатирдан газ исе сизгәннәр. Барлык фатирларны тикшергәннән соң газ белән тәэмин итүне торгызачаклар.

Воровский урамындагы 5 нче йортта – «Меридиан» ИК ҖЧҖ үтенече буенча. Йортта 2 нче подъездда планлы эшләр башкарыла.  Торакны карап тотучылар мич хезмәте актларын биргәннән соң газ белән тәэмин итүне яңадан торгызачаклар.

Инспекция хәлләрне ачыклый, шулай ук идарәче компанияләр һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләр үтәлешен тикшерә.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International