Бөгелмә шәһәре идарәче компаниясе директоры квалификация аттестатыннан мәхрүм ителде.
Узган елда Арбитраж суды «Нефтяник» ИК банкрот дип танып, аның лицензиясен гамәлдән чыгарды. Кичә Татарстан Торак инспекциясе директорның 1356 номерлы квалификация аттестатын гамәлдән чыгарды.
Квалификация аттестаты 5 елга бирелә. Вакыт узгач, норматив-хокукый актларны белү буенча яңадан имтихан тапшырырга кирәк. Нәкъ бер ел элек компания директоры яңа аттестат алды, ә сентябрьдә банкрот дип танылды.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте