Түләргә туры киләчәк

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

«Первый поселок» идарәче компаниясе безгә аның турында язу өчен даими рәвештә мәгълүмати сәбәпләр бирә. Бу юлы директорның судта оттыруы турында. Ул штрафны инкарь итәргә тырышты.

Әлмәт идарәче компаниясе директоры РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлешендә административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 25 мең сум штраф салынды.

Инспектор карары белән килешмичә, директор судка шикаять белән мөрәҗәгать иткән, тикшерү законсыз үткәрелгән, ниятләр турында Инспекция үз вакытында хәбәр итмәгән, тикшерү өчен нигез дә булмаган, янәсе. Директор 10 нчы йорт янындагы квартал эчендәге юлларны чистартырга тиеш түгеллегенә ышана. Бу муниципаль участок, димәк, кардан һәм боздан башкарма комитет чистартырга тиеш, ди.

Әмма 2021 елның 19 апрелендә үк милекчеләр гомуми җыелышта бертавыштан «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелгән территорияне гомуми милек составына кертү турында карар кабул иткәннәр. Ягъни территория республика бюджеты хисабына  төзекләндерелгән, һәм анда яшәүчеләр аны үз балансларына алганнар. Ай саен «Первый поселок» ИК аны карап тоту өчен түлиләр, әмма директор бу хакта белмәгәнме? Дүрт елдан артык вакыт эчендәме?  Һәм бу елларда хезмәт тә күрсәтмәгәнме?

Эш материалларын карап, Әлмәт шәһәр суды Татарстан Торак инспекциясе карарын үз көчендә калдырды. Кышка күп калмады. Директор хәзер үз биләмәләренең чикләрен төгәл беләме?

Сездә дә «Первый поселок» ИК идарә итәме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International