2 атна эчендә вәгъдә ителгән, 3 айдан артык көтәләр

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Хезмәт күрсәтүчеләр айлар буе кайнар су белән тәэмин итү буенча хезмәт ала алмаган түбәнкамалыларның түземлеген сыныйлар. Мәсәлән, Химиклар проспекты буенча 78Г һәм 2нче йортларда. Суны 12 майдан 25 майга кадәр сүндергәннәр. Сәбәбе җылыту чорына әзерлек белән бәйле, «Татэнерго» АҖ җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү магистраль челтәрләренә гидравлик сынаулар үткәрә.

Җәй буе су белән тәэмин итүне торгызу сроклары турындагы мәгълүмат даими рәвештә озайтылган һәм хәзергә кадәр озайтыла бара. 78Г номерлы йортта кайнар су 31 июльдә генә пәйда булган, 2нче йортта әлегә кадәр юк. Ягъни, эшләр башкаруның расланган сроклары үтәлми, ә срокларны озайту турындагы документлар юк.

Исегезгә төшерәбез, ел саен ремонт һәм профилактика эшләре башкарылуга бәйле рәвештә кайнар су белән тәэмин итүдә тәнәфеснең рөхсәт ителгән дәвамлылыгы – 14 көн! Әгәр күбрәк вакыт кирәк булса, срокларны Башкарма комитет белән килештерергә кирәк. Түбән Камада моны эшләмәгәннәр.

«Татэнерго» АҖ филиалы – «Түбән Кама җылылык челтәрләре»нең квартал эчендәге челтәрләрендә баш инженер урынбасарына карата РФ КоАП 7.23 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Вазыйфаи затка 10 мең сум штраф салынды.

Түбән Кама халкына мөрәҗәгать итәбез: сезгә срокларны күчерү турында хәбәр иттеләрме? Нинди сәбәп күрсәтелгән? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International