ИК алмашынуы турында беркетмә килде

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе Зеленодольк районының Васильево штп. яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: Инспекциягә милекчеләрнең гомуми җыелыш беркетмәсе килде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – яңа идарәче оешманы сайлау.

Җыелыш беркетмәсе нигезендә, Ленин урамындагы 21 а номерлы йорт милекчеләре «МОСТОПОЕЗД-33 ИК» ҖЧҖне сайлаганнар.

Шулаймы бу?   Әгәр фатир хуҗалары әлеге идарәче компанияне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмаган, тавыш бирмәгән, бюллетеньнәрне имзаламаган икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.  Моннан тыш, имзаларның ялган булуы турында дәлилләүче фактлар ачыкланганда, сез тиешле чаралар күрү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International