Паспорт бит чын түгел

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Торак инспекторлары фальсификацияле әзерлек паспортларын ачыклау максатыннан ТР ТФМ системасын күзәтеп торалар. Чистай шәһәрендә ике очрак ачыкланды: Полющенков урамындагы 2 нче йортта һәм Циолковский урамындагы 10 нчы йортта.

Җылыту чорына әзерлек паспортлары башкарма комитет тарафыннан имзаланган, республика системасына кертелгән. Әмма инспекторлар йортларда булырга тиеш булмаган хокук бозуларны ачыкладылар. Беренче адрес буенча йортның отмосткасы зыян күргән, икенчесендә – бишенче каттагы тәрәзә ватылган.

«Дом медиков» ҖЧҖ карата мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү белдерелде. Торакны карап тотучылар хокук бозуларны бетерергә тиеш.

Моннан тыш, идарәче компания федераль торак-коммуналь хуҗалык системасына мәгълүмат кертү буенча да бурычларны санга сукмый. Мисал өчен, дүрт йортның электрон паспортларына инженер системалары турында белешмәләр кертелмәгән. Бу исә йортларга капиталь ремонт ясауны планлаштырганда кирәк. Мәсәлән, Ак. Королев урамындагы 9 нчы йортның виртуаль паспортында газ, су, җылылык һәм электр белән тәэмин итү челтәрләренең торышы буенча мәгълүмат юк. Шулай ук эчке диварларның тибы, төзелеш елы, фатирлар, подъездлар һәм лифтлар саны кебек техник характеристикалар урнаштырылмаган. Капиталь ремонтны ничек планлаштырырга?

Алга таба: дәүләт системасында июнь аенда фатирларның исәпләү приборлары күрсәткечләренең нибары 0,18% ы гына кертелгән.

70 йортта яшәүчеләр милекчеләрнең турыдан-туры җыелышын гына үткәрә ала. Читтән торып уздыруы мөмкин түгел, чөнки идарәче компания я кадастр номерларын кертмәгән, яхаталар җибәргән.

Йортларның исемлекләрен теркибез. Үзегезнекен таптыгызмы? Шәрехләрдә безгә языгыз https://t.me/gji_rt

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International