15 сентябрьгә кадәр бер айдан кимрәк вакыт калды, ул вакытта республиканың барлык күпфатирлы йортлары әзерлек паспорты алырга тиеш. Әгәр кинәт бураннар чыга калса, җылыны җибәрергә мөмкин булырга тиеш. Бүгенгә 18186 күпфатирлы йортның 896сында гына әзерлек паспорты урнаштырылган.
Лидерлар өчлегендә – Алабуга, Ютазы һәм Спас районнары. Мисал өчен, Иван Шишкинның туган ягында 481 йортның 344ендә паспорт бар. Артта калучылар арасында эре муниципалитетлар: Казан шәһәре, Әлмәт, Бөгелмә, Зеленодольск районнары.
Ширкәтләр, кооперативлар һәм турыдан-туры идарәдәге йортлардагы вәзгыять сагайта. Биредә җаваплылык тулысынча милекчеләрдә, алар бөтен эшне мөстәкыйль башкаралар. 2104 күпфатирлы йортта үзидарә идарәсе, бүгенгә аларның бары тик 246 гына әзер. Монда форс-мажор очрагында милекчеләргә гаепне идарәче компанияләргә сылтап булмаячак.
Кышка таба өегездә берәр нәрсә үзгәрдеме? Тәрәзә һәм ишекләр нинди хәлдә? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте