ИК алмашынуы турында беркетмә килде

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе Алабуга шәһәрендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: Инспекциягә милекчеләрнең гомуми җыелыш беркетмәсе килде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – яңа идарәче оешманы сайлау.

Җыелыш беркетмәсе нигезендә, Сөембикә урамындагы 26 нчы йорт милекчеләре күпчелек тавыш белән «Танайка» ҖЧҖне сайлаганнар.

 Шулаймы бу?   Әгәр фатир хуҗалары әлеге идарәче компанияне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмаган, тавыш бирмәгән, бюллетеньнәрне имзаламаган икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.  Моннан тыш, имзаларның ялган булуы турында дәлилләүче фактлар ачыкланганда, сез тиешле чаралар күрү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International