Түбән Каманың «Әйбәт» идарәче компаниясенә бер көндә ике тапкыр штраф билгеләнде.
Беренче тикшерү Мәктәп бульвары урамындагы 11/1 нче йортта узды. Йорт подвалларында су басу эзләре, корыган канализация таплары, җылыту торбаларының кайбер өлешләрендә җылылык изоляциясе юк һ.б. Ягъни йортны кышка әзерләүнең төп таләпләре үтәлмәгән.
Шуңа да карамастан, әзерлек паспорты бер ай элек имзаланган һәм торак-коммуналь хуҗалык системасына кертелгән. Торакны карап тотучылар салкын сезонга әзерлеккә формаль караганнар.
Идарәче компаниянең контроль һәм энергияне сак тоту бүлеге башлыгы административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 50 мең сум штрафка тартылды.
Икенче планнан тыш тикшерү Химиклар проспекты буенча 94 нче йортта узды. Мөрәҗәгать итүченең кухнясында краннан +41 градус су ага, ванна бүлмәсендә 59% тан аз гына артыграк.
Исегезгә төшерәбез, кайнар су температурасы нормативы: +60 түбән, +75 югары булмаска тиеш. Температура түбәнрәк икән – халык өчен, югарырак искән, торбаүткәргечләр өчен куркыныч.
«Әйбәт» ИК ҖЧҖ 5 мең сумлык штрафка тартылды. Моннан тыш, су температурасын нормага җиткерергә һәм мөрәҗәгать итүчегә түләүне яңадан исәпләргә кирәк. Күрсәтмә үтәлеше инспекция контролендә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте