Өлгермиләрме?

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Кайбер йортларда капиталь ремонт озакка сузыла, графиктан 20% ка калыша. Фасадны, түбәләрне, җылылык белән тәэмин итү системаларын, подвалны ремонтлау кебек сезонлы эшләр 15 августка кадәр тәмамланырга тиеш иде.  Срокларны озайту турында сорыйлар. Республиканың баш инспекторы катнашында видеоконференцэлемтә режимында артта калган районнарда капиталь ремонт өчен җаваплы кешеләр белән традицион очрашуы узды.

Мәсәлән, Нурлат районында 13 йортның 6сында эш акрын бара.  Башкарма комитет вәкиле республика көненә кадәр барысын да эшләргә өлгерәчәкбез дип ышандырды. Татарстанның Торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин эш күләменең зур булуына бәйле рәвештә вакытның аз булуына шик белдерде. Әмма нурлатлылар – оптимист.  Аз да түгел, күп тә түгел: тәрәзә-ишекләрне куярга, цокольне җылытырга, отмостканы тигезләргә... Нигә шундук эшләмәгәннәр? «Финанслар» белән проблемалар бар иде, өстәвенә, Нурлатта гына һәм бу подрядчыда гына.

Әлмәттә һәм Бөгелмәдә заказны бер үк подрядчы алган. Һәм беркайда да эшләми. Карл Маркс урамындагы 39 нчы йортта тикшерү көнендә түбәдә нибары 2 кеше эшли иде. 

Һәркем өчен куелган максат бер: сезонлы эшләрне көзгә кадәр төгәлләргә. Ремонт тәмамланганнан соң барлык подрядчыларга анализ ясап, бәя биреләчәк. Иң «намуслыларны» кара исемлеккә кертәчәкләр.

Сезнең йортта капиталь ремонт ничек үткәрелә? Безгә шәрехләрдә языгыз, фотолар җибәрегез https://t.me/gji_rt 

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International