Казанлылар игътибарына: ИК алмашынуы турында беркетмә килде

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе Казан шәһәрендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: Инспекциягә милекчеләрнең гомуми җыелыш беркетмәләре килде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – яңа идарәче оешманы сайлау.

Җыелыш беркетмәсе нигезендә, Гастелло урамындагы 1 нче йорт милекчеләре күпчелек тавыш белән «УК Поволжье» ҖЧҖне сайлаган.

Чистай урамындагы 86нчы йорт һәм Сибгат Хәким урамындагы 43нче йорт милекчеләре «Авангард» ИК ҖЧҖне сайлаганнар.

Шулаймы бу?   Әгәр фатир хуҗалары әлеге идарәче компанияне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмаган, тавыш бирмәгән, бюллетеньнәрне имзаламаган икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.  Моннан тыш, имзаларның ялган булуы турында дәлилләүче фактлар ачыкланганда, сез тиешле чаралар күрү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International