«Госуслуги Дом»: кемгә түли алмый

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Сез түләүләрне «Госуслуги Дом» аша түлисезме? Юкмы? Чөнки бу мөмкин түгелме? Бөгелмә районында яшәсәгез, әйе, сезнең өчен сервистан файдалану мөмкинлеге юк. Чөнки башкарма комитет саннарда хаталар җибәрып, банк реквизитларын урнаштырган. Югары Ослан районында да шундый ук проблема. Шуңа күрә халык сервистан файдалана алмый.  

17 муниципаль берәмлектә яшәүчеләр сервистан файдалану мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән. Мәсәлән, Казанда «Советский», «Дубрава», «Академия уюта» ширкәтләре әгъзалары һәм «Радужный» идарәче компаниясе белән килешүләре булганнар. Чистай шәһәрендә кемнәргә шәһәр су каналы коммуналь хезмәтләр күрсәтә, шулар. Барлыгы 68 оешма үз банк реквизитларында хаталар җибәргән.

Исемлек безнең сайтта урнаштырылган. Үзегезнең ТМШ, ТТК, ИК яки тәэмин итүчегезне таптыгызмы? Дөрес мәгълүматлар кертүне таләп итегез. Баш тарталармы? Шәрехләрдә безгә языгыз.

«Госуслуги Дом» мобиль кушымтасы — «Госуслуги» сервисларының бер өлеше.

Кушымта ярдәмендә коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, счетчик күрсәткечләрен тапшырырга, гомумйорт җыелышларында онлайн катнашырга, идарәче компаниягә заявкалар җибәрергә, өйдәге аварияләр турында оператив рәвештә белергә мөмкин.

«Госуслуги Дом»да милекче түли торган барлык хезмәтләр буенча исәпләүләрнең тәфсилле аңлатмасын күрергә, идарәче оешмага гариза бирергә, шулай ук түләүләр тарихы белән танышырга мөмкин.

Күпфатирлы йортлар буенча мәгълүматны – идарәче оешмалар, хосусый секторлар буенча башкарма комитетлар кертә. Кичә Инспекция Аксубай муниципаль районы башкарма комитетына ТКХ системасында Аксубай шәһәр тибындагы поселокның Муса Җәлил урамындагы йорт турында мәгълүмат булмавы өчен кисәтү белдерде.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International