Ремонтның иң яхшысы кайда: уңай мисаллар

2025 елның 16 августы, шимбә

Республикада күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау акрынлап төгәлләнеп килә. Быел лифтларга аерым игътибар бирелә.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча быел искергән лифтларны заманча модельләргә алмаштыру өчен өстәмә рәвештә 3 млрд.сум бүлеп бирелгән.

172 өр-яңа күтәргеч эшләтеп җибәрелгән инде.  Казан шәһәрендәге уңай үрнәкләрне билгеләп үтик, анда эшне сыйфатлы һәм вакытында башкарып чыкканнар:

- Хәйдәр Бигичев урамындагы 3 нче йорт,

- Хәйдәр Бигичев урамындагы 16 нчы йорт,

  - Җиңү проспекты буенча 160 нчы йорт.

Сезнең йортта ремонт ничек уза? Шәрехләрдә фотосурәтләр көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International