Казанлылар ябык фатирдан газ исен сизгәннәр. «Казаньгоргаз» ЭҖИ хезмәткәрләре Ш.Усманов урамындагы 13 нче йортта зәңгәр ягулыкны шундук сүндергәннәр.
Милекче фатирны кешеләргә биреп тора икән, арендаторлар киткән һәм плитә конфоркасын кабызып калдырганнар. Газ хезмәткәрләре фатирны газ белән тәэмин итүдән тулысынча өзгәннәр, калганнарында газ белән тәэмин итү торгызылган.
Исегезгә төшерәбез: ис сиздегезме — утны, электр приборларын һич кенә дә кабызмагыз, сүндермәгез. Очкын, шартлау, янгын булуы ихтимал. Уттан файдаланмагыз. Газны (гомуми кран яки конфоркаларны) каплагыз. Җилләтү өчен тәрәзәләрне һәм ишекләрне ачыгыз. Бинадан бераз вакытка чыгып торыгыз.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте