Торак-коммуналь хуҗалыкта яңа уенчылар

2025 елның 15 августы, җомга

Татарстанның Торак инспекциясе күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияләр бирде:

- «Чирмешән районы коммуналь челтәрләре» МУП;

- «ТЕХКОМФОРТ» ҖЧҖ (Түбән Кама районы);

- «ОЛИМП» ИК» ҖЧҖ (Казан ш.).

«Чирмешән районы коммуналь челтәрләре» МУП торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә яңа зат түгел, әмма хәзер яңа мөмкинлекләргә ия – хезмәт күрсәтү генә түгел, ә йортлар белән дә идарә итә ала.

Түбән Кама компаниясе йортлар белән идарә итү буенча бизнес белән әле шөгыльләнә генә башлый. Планда – ике күп катлы йортлы карап тоту.

Казан идарәче компаниясе торак фонды белән идарә итү эшчәнлеген яңартырга карар кылган.

Уңышлар телибез!

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International