Әлмәт кешесен безнең штаттан тыш хезмәткәребез дип атарга була. Ул һәр хокук бозуны күзәтә, фотога һәм видеога терки, Татарстанның Торак инспекциясенә җибәрә. Һәм бу шикаять булсын өчен генә эшләнгән шикаять түгел.
Барлык инстанцияләрдә язуның сәбәпләре төрле: йогынты ясау, ачуны чыгару, теләктәшлек табу һәм игътибар алу, гаделлеккә ирешү теләге. Безнең халык торак инспекторы мөрәҗәгатьләрендә барысы да эшнең асылы буенча. Ул идарәче компаниядән подъездларда мәрмәр һәм лепнина таләп итми, бары тик төрле законнарда язылган бурычларның үтәлүен генә тели. Йортны тиешенчә карап тотарга.
5,5 ел эчендә гражданин Г. Лермонтов урамындагы 48 нче һәм Герцен урамындагы 94 нче йортларны карап тоту буенча 75 шикаять юллаган. Һәр очракта да тикшерү барышында барлык фактлар расланды, волонтерның барлык мөрәҗәгатьләре «ЖЭУ-7» ҖЧҖ идарәче компаниясен административ җәзага тарту белән тәмамланды.
Һәрберсе буенча хокук бозуларны бетерүгә күрсәтмәләр бирелде. Хәзерге вакытта хокук бозуларны бетерү буенча 6 күрсәтмә безнең контрольдә тора. Моннан тыш, РФ КоАП 19.5 ст. 24 өлеше буенча – 29 беркетмә, шуларның берсе идарәче компания директорын дисквалификацияләү предметына карата судка җибәрелде.
Волонтерның актив эшләгән елларында вазыйфаи затка билгеләнгән штрафларның гомуми суммасы – 1,2 млн.сум.
«ЖЭУ-7» идарәче компаниясе хезмәткәрләренең безнең халык торак инспекторының яшәү урынын алмаштырсын дип хыяллануларына шикләнмибез. Ә без аны хуплыйбыз һәм шәхси кабул итүләрдә күрүебезгә һәрвакыт шатбыз.
Инспекторлар ТКХ ДМС анализладылар һәм агымдагы елның май аенда әлеге ИК тарафыннан кылынган башка бозуларны да ачыкладылар:
- телефон номеры +78553434974 авария-диспетчерлык хезмәте белән оператив элемтә буларак расланмаган;
- 44 йорттагы фатирларның кадастр номерлары Росреестр базасы белән бәйле түгел, 387 фатирның кадастр номерлары кертелмәгән, шуңа күрә милекчеләр читтән торып үткәрелә торган җыелышта үз фикерләрен әйтү хокукыннан мәхрүм ителгән;
- кайбер йортларның электрон паспортларына газ, су, электр белән тәэмин итү һәм җылыту системалары буенча мәгълүмат, лифтлар саны, эчке диварлар тибы, торак булмаган биналарның гомуми мәйданы кебек техник характеристикалар урнаштырылмаган (бу мәгълүмат капиталь ремонтны планлаштырганда кирәк);
- түләү документларының 85% ы гына урнаштырылган.
Тагын 66 йортта җылыту чорына әзерлек паспортлары йөкләнмәгән.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте