Паспорт бит чын түгел!

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Торак инспекторлары һәр көнне күпфатирлы йортларның җылыту чорына әзерлек паспортларын урнаштыру мәсьәләсенә карата ТР ТФМ республика системасын һәм ТКХ федераль системасын мониторинглыйлар. Бу юлы Алексеевск районында хокук бозулар ачыкланды.

ТР ТФМ системасында Алексеевск штп. Просторная урамындагы 40нчы йортның һәм Соборная мәйданындагы 3нче йортның әзерлек паспортлары урнаштырылган. Тикшерү барышында Россия Торак кодексын һәм 170 нче Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын бозулар ачыкланды.

Просторная урамындагы йортта – отмосткада ярык, су торбасы зарарланган, мәйдандагы йортта – баскыч диварларыннан штукатурка коела, койма ватылган.

Җылыту чорына әзерләнгәндә бу ярамый торган күренешләр булып тора.

«Алексеевск районы ИК» ҖЧҖ адресына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү белдерелде. Исегезгә төшерик, 15 сентябрьгә кадәр республиканың барлык йортлары җылылык җибәрүгә әзер булырга тиеш. 

Әмма ТКХ ДМС системасын мониторинглау барышында инспекторлар башка хокук бозуларны да ачыкладылар:

-телефон номерлары +78434124399, +79274248066 авария-диспетчерлык хезмәте белән оператив элемтә буларак расланмаган:

- 26 йортта яшәүчеләр милекчеләрнең гомуми җыелышын читтән торып оештыра һәм үткәрә алмыйлар, һәркайсында кадастр номерлары Росреестр базасы белән бәйле булмаган фатирлар бар;

- 27 йорт буенча эчке диварлар тибы буенча мәгълүмат кертелмәгән;

- электрон түләү документларының 88% өлеше генә, ягъни барлык милекчеләр дә үзләренә күпме һәм ни өчен түләү исәпләнгәнен күрми. 

Исегезгә төшерәбез, ТКХ ДМС ул:

- Үтә күренмәлелек. Ачык мәгълүмат халык белән ышанычлы мөнәсәбәтләр төзергә ярдәм итә. Барысы да күрсәтелә торган хезмәтләр, чыгымнар һәм агымдагы яки планлаштырылган ремонт эшләре турында хәбәрдар булып торалар.

- Халыкның хокукларын яклау. Алар коммуналь хезмәтләр, тарифлар һәм техник хезмәт күрсәтү графиклары турындагы актуаль мәгълүматтан файдалана ала.

- Биредә яшәүчеләр, идарәче оешма һәм хезмәт күрсәтүчеләр арасында коммуникацияне яхшырту. Торакта яшәүчеләр счетчик күрсәткечләрен җиңел генә тапшыра, түләүләр графигын тикшерә һәм хезмәт күрсәтүдәге теләсә нинди өзеклекләр яки планлаштырылган ремонт эшләре турында хәбәрдар була алалар.

Шикләнмибез, барлык татарстанлыларның да үтә күренмәлелек, үз хокукларын яклау һәм аралашуны яхшырту теләге туа. ИК, ТТК, ТМШ һәм КММШ белән мөнәсәбәтләрегез ничегрәк килеп чыкты? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt һәм фотолар җибәрегез.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International