Яңа мөмкинлекләр

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

Мессенджерда «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады, аның ярдәмендә кирәкле сервислардан дәүләт учреждениеләренә кермичә дистанцион рәвештә файдаланырга мөмкин. Мәсәлән:
- счетчик күрсәткечләрен тапшырырга;
- салымнар һәм дәүләт пошлиналары түләргә;
- торак-коммуналь хуҗалык һәм газ хезмәтләре өчен түләргә;
- балалар бакчасы өчен түләргә;
- ДАИ штрафларын тикшерергә һәм түләргә;
 - табибка язылырга.
Яңа сервистан файдалану өчен кулланучыларга MAX мессенджерын урнаштырырга һәм эзләү юлында тиешле ботны табарга кирәк.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International