Штраф үз көчендә

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

Әлмәт шәһәр суды Татарстан Торак инспекциясенең «ЖЭУ-3» ҖЧҖ директорын Административ хокук бозулар  турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 нче өлеш буенча хокук бозуда гаепле дип табу турындагы карарын хуплады һәм 25 мең сум күләмендә штраф рәвешендәге җәзаны үз көчендә калдырды.

Штраф Риза Фәхретдин урамындагы 65 нче йортта тикшерү йомгаклары буенча билгеләнде: йорт яны территориясендә чүп-чар, баскычларда чыбыклар эленеп тора, канализация стоягы янындагы стеналарда һәм түшәмдә су эзләре һ.б.

Суд, җәза гадел һәм аны үз көчендә калдырырга, дигән нәтиҗәгә килде, ИК дәгъвасы  канәгатьләндерелмәде.

Торак инспекциясе «ЖЭУ-3» директорына башка бурычларга игътибарны юнәлтергә, атап әйткәндә: ТКХ ДМС системасында мәгълүмат урнаштырырга киңәш итә. Агымдагы елның май ае мәгълүматлары анализланды:

- кулланучыларның түләү документларының яртысыннан артыгы гына системага кертелгән;

- су һәм электр белән тәэмин итү өчен индивидуаль исәпләү приборларының 93%;

- индивидуаль исәпләү приборлары күрсәткечләре – 66,5%.

54 йортта яшәүчеләр милекчеләрнең гомуми җыелышында идарәче компания яки күршеләрнең тәкъдимнәрен хуплый яки кире кага алмаячак. Мәсәлән, Р.Фәхретдин урамындагы 46а йортта 13 фатирның кадастр номерлары Росреестр базасы белән бәйле түгел. Ягъни аларның тавышлары исәпкә алынмаячак. Шевченко урамындагы 3 нче йортта - 16 фатир. 

Моннан тыш, Шевченко урамындагы 3 нче йорттагы 263 фатирның кадастр номерлары кертелмәгән. Барлыгы 579 фатирда кадастр номерлары юк.

Йортлар исемлеген теркибез. Үзегезнекен таптыгызмы? Бу Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итү сәбәбе: сезне сайлау хокукыннан мәхрүм иткәннәр, дигән сүз. Моның өчен вазыйфаи зат яңадан административ җаваплылыкка тартылачак.

Безгә шәрехләрдә языгыз:https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International