Н.Якупов урамындагы 14 нче йортта яшәүче чаллылыларга мөрәҗәгать итәбез: «Уютный двор» идарәче компаниясе сезнең йорт белән идарә итүгә гариза һәм лицензияләр реестрына кертү турында документлар җибәрде.
Татарстан Торак инспекциясендә документларны өйрәнделәр: дүрт фатир буенча сорау бар. Ни өчен балигъ булмаган һәм милекче булмаган затлар тавыш биргән? Мисал өчен, ХХ фатир хуҗасы урынына гражданин Б. тавыш биргән һәм бюллетеньгә кул куйган. Шул ук вакытта милекче исеменнән эш итү вәкаләтләрен раслаучы документлары юк. Өч фатирда да шул ук хәл – бер милекче, ә икенче кеше хәл итә. Дүрт имза исәпкә алынмады, нәтиҗәдә – кворум юк.
Татарстанның Торак инспекциясе «УЮТНЫЙ ДВОР» ҖЧҖ лицензияләр реесстрына үзгәрешләр кертүдән баш тартты, ягъни әлеге компаниянең Чаллы шәһәрендә Н.Якупов урамындагы 14 нче йортка килергә хокукы юк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте