Ремонтның иң яхшысы кайда: уңай мисаллар

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, быелгы капиталь ремонт программасына 915 йорт кертелгән. Һәркемнең тупланмалары бар, әмма булган сумма йортны тулысынча реконструкцияләүгә җитмәячәк.  Шуңа күрә чыгымнарны татарстанлыларның кертемнәре җыела торган «Торак-коммуналь хуҗалык фонды» КО төбәк операторының «гомуми казан»ы түли. Әлеге программа булмаса, мәсәлән, Казанның И.Гаспринский урамындагы 31 нче йортта яшәүчеләргә 225 елны кичектерергә туры килер иде. Санап карыйк: торак һәм торак булмаган биналарның мәйданы 3 мең кв.м. тәшкил итә. Ремонт бюджеты – 67 млн.сумнан артык. 

Зәй шәһәренең Ленин урамындагы 7 нче йортта яшәүчеләргә 12,7 млн.сумны 200 ел тупларга кирәк булыр иде. 

Баулыларга Горюнов урамындагы 383 кв.м. мәйданлы 1 нче йортны ремонтлауга – 195 ел.

Чаллы халкы тизрәк җыячак: аларның Сөембикә проспектындагы 23/40 номерлы йортларын ремонтлауга, (гомуми мәйданы 9,5 мең кв.м.) 56,3 млн.сум җыяр өчен нибары 59 ел көтәсе.

И.Никитин урамындагы 9 нчы йортта яшәүче бөгелмәлеләргә дә аз көтәсе –  8,1 мең кв.м.  исәпләнгән масштаблы ремонтка бүген 38,9 млн.сум кирәк. Бу сумманы 47 ел эчендә тупларга мөмкин. 

Ремонтның уңай үрнәкләрен билгеләп үтик.

- Казан шәһәре, 2 нче Юго-Западная ур., 33,31 нче йортлар – түбә ремонтының үрнәк нәтиҗәсе.

- Түбән Кама шәһәре, Менделеев ур., 32 нче йорт – фасадны ремонтлау буенча бер генә кисәтү дә юк, проект нигезендә эш сыйфатлы башкарылган.

Сезнең йортта ремонт ничек уза? Шәрехләрдә фотосурәтләр көтәбез.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International