Үзирекле трансформация

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Торак инспекторлары чираттагы мәртәбә үзгәртеп планлаштыру очракларын теркәделәр. Бу юлы Зәй шәһәрендә Ялчыгол урамындагы 14 нче йортта һәм Ленин урамындагы 21 нче йортта.

Ике фатирда да торак мәйданны келәтләр хисабына зурайтканнар, санузел белән ванна бүлмәсен берләштергәннәр, ишек уемнарына кирпеч салынган, яңа бүлгеләр төзелгән.

Ялчыгол урамындагы йортта кухня белән торак бүлмәне берләштергәннәр. Аның арасында трансформалаштырыла торган бүлем урнаштырылган. Фатир хуҗасы РФ КоАП 7.21 ст. 2 нче бүлеге нигезендә административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 2 мең сумлык штрафка тартылды. Икенче хокук бозучыга карата материаллар карала, әмма нәтиҗә шундый ук булачак.

Барлык ихтыярый үзгәрешләр өчен перспектива – биналарны проектка туры китереп үз халәтенә кайтару буенча мәҗбүри эшләр.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International