Татарстан Торак инспекциясендә «ЖЭУ-11» ҖЧҖ Әлмәт идарәче компаниясенә карата таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тарту турында карар кабул ителде.
Исегезгә төшерәбез, 21 июльдә идарәче компания Инспекциягә лицензияне озайту турында гариза белән мөрәҗәгать иткән иде. Аның гамәлдә булу вакыты тәмамланырга нибары 2 атна калгач. Ә 28 майдан, ягъни 45 эш көненнән дә соңга калмыйча җибәрергә тиешләр иде.
Баш тартуның икенче сәбәбе – торак-коммуналь хуҗалык системасында хезмәт күрсәтелә торган йортлар буенча мәгълүмат урнаштырмау.
Инспекция карары белән килешмичә, компания аны судка кадәр шикаять итте.
Инспекция хезмәткәрләре торак-коммуналь хуҗалык системасын кабат анализладылар: мәгълүмат тулысынча урнаштырылмаган. Мәсәлән, Геофизическая урамындагы 13 нче йортта торак урынны карап тоту өчен түләү күләме буенча мәгълүмат 2025 ел өчен генә күрсәтелгән. Алдагы елларда түләү күләме күпме булган?
Алга таба: башкарылган эшләрне кабул итү актлары, күрсәтелә торган хезмәт төрләре, карап тоту һәм агымдагы ремонт эшләрен башкару ешлыгы һ.б. Әлеге ИК хезмәт күрсәтә торган 141 күпфатирлы йорт буенча бу.
Объектив карар кабул итү өчен Инспекция Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының хокукый позициясен исәпкә алды.
«ЖЭУ-11» ҖЧҖ тарафыннан йөкләмәләр үтәлеше таләпләргә туры килми һәм башка идарәче компаниягә алмаштыруны карау мөмкин дип саныйбыз»,- дип язылган башкарма комитеттан алынган җавапта.
Безнең чатта әлмәтлеләрнең шәрехләре дә торакларны карап тотучылар файдасына түгел: «Без, Геофизическая урамындагы 13нче йортта яшәүчеләр, сездән «ЖЭУ-11»нең безнең йортка хезмәт күрсәтүдәге гамәлсезлегенә игътибар итүегезне сорыйбыз. Күп еллар буена йортыбыз ремонтны бер тапкыр да күрмәде. Узган ел без бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иттек, 2025 елның язында безгә агымдагы ремонт ясалачак, дип җавап бирделәр. Озакламый көз җитә, әмма ремонт һаман да юк, көтелми дә. Безне «ЖЭУ-11» чираттагы тапкыр алдады < > > шикаятьләр һәм дәгъвалар бик күп. Әлеге идарәче компаниянең эшсезлегенә игътибар итүегезне сорыйм».
Әлеге компания сезнең йортларга икенчесе килгәнче хезмәт күрсәтәчәк. Я сез, милекчеләр, гомуми җыелышта сайлыйсыз, я сезнең өчен башкарма комитет конкурс аша сайлаячак. Кем җиңсә, өегезгә шул килер.
Сез сайладыгызмы? Көтәргәме, әллә үзебезгә хәл итәргәме?
Һәм шунда ук башка сорауларыгызга да җавап: лицензиянең озайтылмавы сезне торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итми. Бүгенге көнгә милекчеләрнең бурычы – 10,3 млн.сумнан артык. Бу акчалар барыбер суд һәм төрле чикләүләр аша түләттереләчәк. Түләү документындагы сумма белән килешмисезме? Хезмәт күрсәтелмәде, шуңа күрә түләргә теләмисезме? Грамоталы эш итәргә кирәк, ничек икәнен алдагы басмаларда сөйләрбез.
Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте