Атна нәтиҗәләре

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

Бер атна эчендә торак инспекторлары 110 йортны тикшерделәр, 96 хокук бозу очрагын ачыкладылар, 146 кисәтү белдерелде. Шуларның берсе - «Әйбәт» идарәче компаниясенә карата, Вахитов проспектындагы 2нче йортта, Менделеев урамындагы 31,33,35,39,41нче йортларда озак вакыт кайнар су булмаган өчен. 

Зәй шәһәрендә Ленин урамындагы 1а йортта законсыз рәвештә үзгәртеп кору эшләре ачыкланды: коридор, бүлмә һәм келәт бүлмәләре арасындагы, ванна һәм санузел арасындагы диварлар җимерелгән.  Беркетмә төзелде, административ хокук бозу турындагы эш карала.

Штрафларның гомуми суммасы – 380 мең сумнан артык. Штрафка тартылучылар арасында физик затлар да бар: Ленин урамындагы 44 нче йортта газ ярдәмендә су җылыткыч җайланманы үз белдеге белән алмаштырган өчен Әлмәттә яшәүче хатын-кызга 5 мең сум штраф салынды.

Нурлат шәһәренең Куйбышев урамындагы 96а йорттагы чорма торышы өчен «УК Эталон» ҖЧҖ директорына 30 мең сум штраф салынды.

Түбән Кама халкына  сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәтләр, атап әйткәндә: суны озак вакыт сүндереп торган өчен 2,8 млн.сум кире кайтарылган (яңадан исәпләнгән).

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International