Премиум вәгъдә ителгән, эконом бирелгән

2025 елның 8 августы, җомга

 Нәрсә ул «премиум»? Югары сыйфатлы, иң яхшы. Җиңү проспекты буенча 139 нчы йортның 2 нче корпусында яшәүчеләр өчен «премиум» сүзе тискәре мөнәсәбәт кенә уята. Чөнки шундый исемдәге идарәче компания аларга башка яшәү шартларын тәэмин иткән.

Инспекциягә йортта яшәүчедән чираттагы шикаять килде. Тикшерү барышында мөрәҗәгать итүче тасвирлаганнарның барысы да расланды: подъездлардагы стеналардан буяу һәм штукатурка коела, җир асты парковкасын су баскан, чормада чүп-чар, торбаүткәргечләрдә, керү ишекләрендә коррозия, милекчеләрнең гомуми җыелышы карарыннан башка йорт фасадына кондиционер кую һ.б. Боларның барысына да «УК ЖИК ПРЕМИУМ» ҖЧҖ юл куйган.

Директорга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Ул гаепле дип табылды, җәза – 50 мең сум күләмендә штраф.  Җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә үтәлеше Инспекция контролендә.

Моннан тыш, республиканың Торак инспекциясенең идарәче компаниягә торак-коммуналь хуҗалык системасына мәгълүмат кертү буенча да дәгъвалары бар. Мисал өчен, фатирдагы исәпләү приборлары мәгълүматлары һәм аларның күрсәткечләре, түләү исәпләгәндә әлеге мәгълүматларны куллану буенча. Быел май аенда счетчикларның 88,8% һәм аларның күрсәткечләренең 71,33% өлеше генә урнаштырылган. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр ничек башкарыла?

«ПРЕМИУМ» идарә итә торган йортларда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәбез: сез түләү документларында күрсәтелгән суммаларда шикләнәсезме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

  

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International