Татарстанның Торак инспекциясендә «ЖЭУ-11» идарәче компаниясенең шикаяте карала.
Исегезгә төшерәбез, «ЖЭУ-11» ҖЧҖ лицензиясенең гамәлдә булу вакытын озайтудан баш тартылды, чөнки Россия Федерациясе Торак кодексының 161 ст. 101 өлешендә билгеләнгән мәгълүматны урнаштыру таләпләре үтәлмәгән. Идарәче компания инспекция боерыгына карата судка кадәрге тәртиптә шикаять бирде.
Объектив карар кабул итү өчен, Инспекция Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының хокукый позициясен исәпкә алачак. Шушы көннәрдә Инспекциягә җавап килде.
Башкарма комитетта әйтүләренчә, «ЖЭУ-11» хезмәт күрсәтүендә 187 мең квардрат метр мәйданлы 141 күпфатирлы йорт булган.
«Ачык Әлмәт» диспетчерлык хезмәтенә идарәче компаниягә ел башыннан 102 гариза кергән. «Халык контроле» системасы буенча – 27 мөрәҗәгать (2024 елда – 36).
«ЖЭУ-11» ҖЧҖ тарафыннан йөкләмәләр үтәлеше таләпләргә туры килми һәм башка идарәче компаниягә алмаштыруны карау мөмкин дип саныйбыз»,- дип язылган башкарма комитеттан алынган җавапта.
Әлмәт районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәбез: озайтыргамы, әллә кире кагаргамы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте