«Яшерен» грифы астындамы?

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Ни өчен республиканың 227 идарәче оешмасы авария-диспетчерлык хезмәтенең телефон номерын федераль системага урнаштырмый? Номерлар подъезд янындагы белдерүләр тактасында һәм түләү документында урнаштырылган булса да, диспетчер белән элемтәләр торак-коммуналь хуҗалык системасында күрсәтелергә тиеш. Әгәр түләү кәгазе кул астында булмаса? Ул вакытта ТКХ ДМС сайтына кереп, үз аңресыңны эзләп табуы җиңел бит, телефон номеры да тиз генә килеп чыга.

Идарә формасы буенча карасак, хокук бозучыларның төп өлеше – ширкәтләр һәм кооперативлар. Исемлектә идарәче компанияләр саны – 19.

Геогрифик яктан булса, массакүләм хокук бозулар – республика башкаласында  (181 идарәче оешма), аннары – Зеленодольск районы (17 идарәче оешма), Әлмәт районы (5 идарәче оешма). Идарәче оешмаларның тулы исемлеге Инспекция сайтында урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, закон нигезендә, идарәче оешма тәүлек буе эшли торган авария-диспетчерлык хезмәтен төзергә тиеш. Диспетчер барлык килгән телефон шалтыратуларына җавап бирергә, ә шалтыратуны кабул итә алмаган очракларда шалтырату булуга ун минут эчендә гариза бирүчегә шалтыратырга тиеш.

Авария-диспетчерлык хезмәтенең тиешенчә эшләмәве лицензия таләпләрен тупас бозу булып тора һәм идарәче оешма өчен 300 мең сумнан 350 мең сумга кадәр штраф салу рәвешендә административ җаваплылыкка китерә.

Безнең исемлектә сезнең идарәче оешма бармы? Сез авария-диспетчерлык хезмәте белән ничек бәйләнешкә керәсез? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International