Татарстанның Торак инспекциясе Түбән Кама бизнесменына Вахитов урамындагы 14,16,23 номерлы күпфатирлы йортлар белән лицензиясез идарә иткән өчен штраф салды.
Бу йортларның барысы да - «Вахитова 14» торак милекчеләре ширкәте. Торак милекчеләре ширкәте рәисе устав һәм идарә карары нигезендә йортлар белән идарә итүне һәм бухгалтерлык исәбен шәхси эшкуарга тапшырган.
Әмма РФ ТК 147 ст. 3.1 өлеше нигезендә идарә әгъзасы вәкаләтләрен башка затка тапшыру тыела. Ә бизнесмен күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә хокуклы түгел, чөнки аның лицензиясе юк.
Торак инспекциясе, административ хокук бозу турындагы эш материалларын карап, эшкуарны РФ КоАП 14.1.3 ст. 1 өлеше буенча хокук бозуда гаепле дип тапты һәм 75 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте