Казанлылар игътибарына: Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары – Казан шәһәре торак инспекциясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп Руслан Фәнис улы Бакиров билгеләнде.
Һәр сишәмбе көнне Инспекциядә 14.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итү үткәрелә. Алдан язылу өчен телефон: 8(843) 555-69-01 яки комментарийларда https://t.me/gji_rt.
КШТИ эш графигы: дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 8:30-17:30, җомга: 8:30 - 16:15.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте