Салкын су белән тәэмин итүчегә минзәләлеләрне озак вакытка су белән тәэмин итү хезмәтеннән мәхрүм иткән өчен штраф салынды. Ике көн эчендә Минзәлә шәһәренең Изыскательләр һәм Кадомцевлар урамнары буйлап һәм Садак бистәсендә суүткәргечтә өзеклекләр булган.
Районның административ үзәгендә – тәүлектән артык, бистәдә 8,5 сәгать дәвамында аварияне бетергәннәр. Исегезгә төшерик, суны 1 ай дәвамында 8 сәгатькә (суммар рәвештә), ә берьюлы 4 сәгатькә генә туктатып торырга мөмкин.
Аварияләрне бетерү срокларын арттырган өчен «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ РФ КоАП 7.23 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм 30 мең сум штраф салынды.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте