Республиканың өч идарәче компаниясенең йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе гамәлдән чыгарылды:
Сәбәбе – идарәче компанияләр лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайтуга гариза бирмәделәр.
«ОЛИМП» ИК Бауман урамындагы 36 нчы йорт белән идарә итә иде, «ОКТЯБРЬСКИЙ» ИК Октябрьский бистәсендә Новая урамындагы 1,2,3,4,5,6,7,9,10,11 номерлы йортлар, АОЭ урамындагы 14 номерлы йорт, Санаторная урамындагы 1 номерлы йорт белән идарә итте.
Башкала һәм Зеленодольск районы башкарма комитетларына идарәче компанияне сайлау буенча конкурс үткәрү кирәклеге турында хатлар җибәрелде.
«СПАРТАК» компаниясе идарәсендә күпфатирлы йортлар юк иде.
ТР ДТИ матбугат хезмәте