Электрны законсыз сүндергән өчен штраф

2025 елның 5 августы, сишәмбе

«Әйбәт» идарәче компаниясе Түбән Кама шәһәрендә яшәүче гаиләгә электрны законсыз сүндергән. Идарәче оешмаларның бурычлыларга коммуналь хезмәт күрсәтүне чикләү хокукы бар, әмма монда да торакны карап тотучылар законны үтәргә тиеш.

Шинчылар проспектындагы 31б номерлы йортның бер фатирында яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлы. Идарәче компания Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 31нче, 118нче пунктларын бозган, атап әйткәндә: коммуналь хезмәт күрсәтүне хокуксыз туктату.

Исегезгә төшерәбез, идарәче оешма бурычлы затка коммуналь хезмәт өчен түләүдә булган бурычны әлеге кисәтүне (белдерүне) җиткергән көннән башлап 20 көн эчендә түләмәгән очракта, аңа мондый коммуналь хезмәт күрсәтүнең чикләтелүе, ә аннан соң туктатып торылуы яисә, чикләү кертүнең техник мөмкинлеге булмаган очракта, алдан чикләү кертеп тормыйча гына туктатып торылуы турында кисәтү (белдерү) җибәрә.

Хәбәр бурычлы затка расписка нигезендә тапшырыла, яисә почта аша заказлы хат (тапшыру турында хәбәр белән) итеп җибәрелә, яисә бу хәбәр түләү документына беркетелә, сөйләшүне яздырып, телефон аша җиткерелә, электрон почта аша юллана яисә ТКХ ДМС системасындагы шәхси кабинетта урнаштырыла.

Хезмәтне күрсәтүдән туктату бурыч күләме 2 айдан артык булганда һәм бурычны түләп бетерү срогына гына рөхсәт ителә.

«Әйбәт» ИК ҖЧҖ бурычларны түләтү бүлеге башлыгы РФ КоАП 7.23 ст. 1 өлеше буенча гаепле дип табылды һәм 1 мең сум штраф салынды.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International