Агымдагы елның 7 аенда Татарстанның Торак инспекциясенә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ адресыннан 325 материал (2024 елда – 174, 86,7% ка арту) килде, алар нигезендә административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды.
Төп бозу – техник хезмәт күрсәтү өчен газ хезмәткәрләрен торакка кертмәү: 247 материал. Аннары – техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзүдән читләшү турында – 52 материал. Газ җиһазларын үз белдеге белән алмаштыру яки күчерү турында – 26 материал.
1,25 млн.сумлык 201 штраф билгеләнде. 69 материал эштә.
Шулай ук «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ бүлү оешмасы хезмәткәрләре өчен дә җаваплылык каралган.
Агымдагы елда Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча 4 вазыйфаи затадминистратив җаваплылыкка җәлеп ителде:
«Челныгаз» ЭҖИ хезмәткәренә штрафларның берсе – Минзәлә шәһәренең М.Җәлил урамындагы 19 нчы йортта һәм Г.Тукай урамындагы 7 нче йортта фатирларның торышы өчен.
Татарстан Торак инспекциясенә бу йортларда яшәүчеләрдән идарәче компаниянең гамәл кылмавы турында шикаять килде. Идарәче компания чыннан да гамәл кылмаган. Торакны карап тотучылар вентиляция каналларын поролон, чүпрәк, обойлар, мебель белән томалауга юл куйганнар. Һәм шул ук вакытта ТМФ ДМС системасында вентканалларны тикшерү актлары урнаштырылган. Документлар нигезендә, барысы да тәртиптә. Тиешенчә елына 3 тапкыр тикшерелгән. Әмма идарәче компания хезмәткәрләре вентканалларның блокланып, ике контурлы казаннарның шкафларга кертелүен, ә барлык тәрәзәләрдә пыяла пакетлар булуын сизмәгәннәр.Өчесендә, Инспекция таләбе буенча, газны сүндерделәр: икесендә – тарту көче булмау сәбәпле, өченчесендә – тарту көче кирегә таба башкарыла.
Идарәче компания директоры да административ җаваплылыкка тартылды. 25 мең сумлык штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
Вазыйфаи затларга җәза сумнарда исәпләнә. Фаҗига очрагында, бу инде җинаять җаваплылыгы булачак. Газ белән куркынычсыз файдалануның барлык нормаларын аңлы рәвештә бозучы татарстанлылар өчен ихтимал югалту бәясе – якыннары, иң кыйммәтлесе – балаларыннан мәхрүм калу.
Бүгенге көндә проблемалы мәсьәләләрнең берсе – төтен һәм вентиляция каналларын карап тоту.Март аеннан Казанда су җылыту колонкаларын газдан өзә башладылар. Республиканың Торак инспекциясенә шикаятьләр килә башлады.
Тикшерүләр нәтиҗәсе – «Авиатөзелеш районы ТКХ ИК» ҖЧҖ, «Заречье» ИК» ҖЧҖ һәм «Мәскәү районы ТКХ ИК» ҖЧҖ идарәче компанияләренең гаебе бар. Төтен чыгару юллары һәм вентканаллар шулкадәр «намус белән» карап тотылган ки, 50 дән артык йортта бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен газ колонкаларын тулысынча яки өлешчә сүндерергә туры килгән.Сәбәбе – төтен юлларының тыгыз һәм герметик булмавы.
Директорларга 388 мең сумлык штраф салынды. Шулай ук «Заречье» ИК» ҖЧҖ һәм «Авиатөзелеш районы ТКХ ИК» ҖЧҖ директорларына карата 2 материал җәмәгать судларына карау өчен җибәрелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, берничә ел дәвамында күрсәтелгән йортларда төтен чыгару юлларын һәм вентканалларны тикшерү актларында аларның торышы буенча нинди дә булса кисәтүләр булмаган.