Ике як арасында status quo: кайнар су булмаячак

2025 елның 5 августы, сишәмбе

атарстанның Арбитраж суды «Заречье» ИК» ҖЧҖ 3 дәгъвасын канәгатьләндерде һәм Татарстан Торак инспекциясенең Казан шәһәренең ун күпфатирлы йортында агымдагы елның 1 августына кадәр төтен чыгару юлларының герметик булмавын бетерү турындагы күрсәтмәләренең гамәлдә булуын туктатты. Әлеге хокук бозу аркасында йортларда берничә ай инде газ белән тәэмин итүдән су җылыту колонкалары сүндерелгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Торак инспекциясе казанлыларның шикаятьләре нигезендә Батыршин урамындагы 18, 22, Горький шоссесы урамындагы 31, Чкалов урамындагы 1,9,10,13, 2 нче Юго-Западная урамындагы 29,31,33 номерлы йортларда тикшерү уздырган иде. Контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча директор административ җаваплылыкка тартылды: вентиляция каналлары һәм төтен чыгару юллары даими тикшерелмәгән, гомуми суммасы 165 мең сумлык 2 штраф. Моннан тыш, вазыйфаи затны дисквалицикацияләү предметына карата материаллар судка җибәрелде.

Идарәче компаниягә, йөзләгән гаиләгә кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтелсен өчен, төтен чыгару юлларының герметик булмавын бетерү турында күрсәтмәләр бирелгән иде. Торакны карап тотучылар Арбитраж судка күрсәтмәләрне законсыз дип тануны таләп итеп мөрәҗәгать иткәннәр.

Мөрәҗәгать итүчегә сизелерлек зыян китерүне булдырмау максатларында тәэмин итү чаралары яклар арасындагы мөнәсәбәтләрнең гамәлдәге торышын саклап калуга (status quo) юнәлдерелергә мөмкин»,- дип язылган идарәче компания өчен тәэмин итү чараларын кабул итү турындагы суд билгеләмәсендә.

Status quo сакланды. Республика Торак инспекциясенең төтен чыгару юлларын торгызу буенча күрсәтмәләре туктатылды. 10 йортта яшәүчеләргә суд карарын көтәргә кала: я Фемида инспекциянең халыкны кайнар су белән тәэмин итү таләпләрен законсыз дип таный, я күрсәтмәләрне үтәргә мәҗбүр итә.

Узган ел Татарстанның Торак инспекциясе судка «Заречье» ИК» ҖЧҖ директорының гомуми милекне – дым һәм вентиляция каналларын карап тотканда лицензия таләпләрен тупас бозганы өчен дисквалификацияләү буенча берьюлы ике дәгъва биргән иде.  Бу хокук бозуларның нәтиҗәсе 2024 елның гыйнварында ике гаиләне исле газ белән агулау белән тәмамланды.

Казан шәһәре Киров районының 2 нче суд участогы судьясы «Заречье» ИК» ҖЧҖ директорын административ хокук бозуда гаепле дип тану турында карар кабул итте һәм һәр эш буенча 100 000 сум күләмендә штраф салды. Бу штрафлар быел июнь аенда гына түләнде: директор елдан артык суд карарларына каршы килде.

Дәвамы булачак.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International