Подвалдагы юешлек өчен 50 мең

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Су баскан подваллар – күпфатирлы йортларның иң киң таралган проблемаларының берсе. Подвалларны карап тоту таләпләре подвалларның чүпләнүенә, пычрануына һәм су басуына юл куймый торган төрле норматив-хокукый актлар белән регламентлана.

Су басуның бер сәбәбе – инженерлык челтәрләренең төзек булмавы.  Чаллы шәһәрендә нәкъ шулай килеп чыккан. «Центральный» идарәче компаниясе Халыклар дуслыгы проспектындагы 1 нче йортның подвалын тиешенчә карап тотуны тәэмин итмәгән. Инспектор берничә хокук бозуны теркәде: көнкүреш чүп-чары, ямьсез ис һәм чи идән.

Подвалны су басу – фатирлардагы амбре гына түгел, ә сәламәтлек өчен куркыныч дымлылык та. Мондый шартларда төрле микроорганизмнар бик яхшы яши, бу исә хроник авыруларның кискенләшүенә ярдәм итә. Моннан тыш, бу шартлар черки, таракан, кырмыска, борча, чебен һәм кимерүчеләр өчен идеаль. Дымлылык бинаның үзе өчен дә куркыныч. Бетон конструкцияләр дә чыдамаячак, җимерелә башлаячак.

Татарстан Торак инспекциясе искәртә, идарәче оешмалар инженерлык коммуникацияләрендәге җитешсезлекләрне вакытында ачыкларга һәм ремонтларга, дезинсекция һәм дератизация үткәрергә тиеш. Әгәр өйдә бөҗәкләр яки кимерүчеләр табылса, беренче чиратта идарәче оешманың авария-диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә, заявка калдырырга кирәк.    Диспетчердан заявканың теркәлү номерын һәм заявканы кабул итүченең ФИА сорагыз.   

Әгәр идарәче компания эшләми икән, Торак инспекциясенә шикаять җибәрергә кирәк. Чаллы кешесе шулай эшләгән дә. «Центральный» ИК ҖЧҖ директоры РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка һәм 50 мең сумлык штрафка тартылды. Күрсәтмәнең үтәлеше инспекция контролендә.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International