Әлмәтлеләр су җылыту колонкаларын урнаштыру өчен белгечләр чакыртудан баш тарта. Мөстәкыйль алмаштыру нәтиҗәсе – газүткәргечтәге су. Урнаштырганда өй «профессионаллары» шлангларны бутыйлар. Мондый хокук бозулар Әлмәт һәм Казанда гына теркәлә.
Нефть шәһәрендә яшәүчеләр саны берничә тапкырга азрак, әмма мондый хаталар күбрәк. «Альметьевсгаз» ЭҖИ авария хезмәтенә чираттагы чакыру Дуслык урамындагы 5 нче йорттан килгән.
Гадәттән тыш хәлнең гаеплесе ачыкланды. Аңа газ хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган торгызу эшләрен компенсацияләргә туры киләчәк. Татарстанның Торак инспекциясендә гаепле затка карата административ хокук бозу турында эш кузгатылачак. Минималь штраф – 5 мең сум. Йортта газ белән тәэмин итүне газ хезмәткәрләре барлык фатирларны тикшергәннән соң торгызачаклар.
Казанда Короленко урамындагы 103 нче йорттагы 10 фатирны газдан өзгәннәр. Инициаторы – «Меридиан» идарәче компаниясе. Планлы эшләр башкарыла. Мич хезмәте актларын биргәннән соң газ белән тәэмин итүне торгызачаклар.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте