Плитә урынына джакузи: торгызу күпмегә төшәчәк

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Идарәче компания игътибарсыз калдырган, ә уяу күршеләр законсыз нигездә яңадан планлаштыру факты турында хәбәр иттеләр. Алабуга шәһәренең Разведчиков урамындагы 48 нче йортта бер фатир хуҗасы терәк диварны сүткән, барлык бүлмәләрне лоджияләр белән берләштергән, анда җылыту радиаторларын чыгарган, кухнядан джакузи белән санузел ясаган, җылыту һәм су белән тәэмин итү системаларын үзгәртеп җиһазлаган.

Инспекторның планнан тыш тикшерүенә ай ярым кала «Жилкомфортсервис» идарәче компаниясе хезмәткәрләре йортта салкын һәм кайнар су торбаларын алмаштырганнар. Яңадан планлаштыруны күргәннәр, хәтта акт төзегәннәр. Шуның белән шул булган.

Административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Административ йогынты ясау чаралары күрелә.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International