Сез махсус счет хуҗасы, Татарстан Торак инспекциясеннән капиталь ремонт буенча барлыкка килгән бурычны түләүне таләп итеп кисәтү алдыгызмы? Җитмәгән сумманы кайтару кирәклеге турында даими рәвештә исегезгә төшереп торалар. Бу әйдәп баручы белгеч-эксперт Алия Таһир кызы Хәйретдинованың тырышып эшләве нәтиҗәсе.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган, төзелеш материаллары буенча инженер-технолог – торак фондының капиталь ремонтын контрольдә тоту бүлеге өчен менә дигән кандидат. Әңгәмәдә Алия яхшы тәэсир калдыра, һәм кызга шунда ук эш тәкъдим итәләр. Яңа кыз сынатмый, эш үзенчәлекләренә бик тиз төшенә.
«Капиталь ремонтны контрольдә тоту бүлегенең эше объектларга чыгу белән генә чикләнмәвенә бик гаҗәпләндем. Аякка итек һәм башка каска киеп түбәгә менәм, кирпеч өемен, атламалыкларны, профнастилны карыйм дип күз алдына китерә идем... Әйе, шулай, әмма финанс контроле дә бар икән әле», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Алия.
Әйдәп баручы белгеч-экспертның төп бурычлары – капиталь ремонт өчен кертемнәр җыела торган махсус банк счетларының торышын контрольдә тоту. Алар меңнән артык һәм һәрберсе микроскоп астында кебек, нинди сумма күчерелгән? Күпме җыелган? Счетта күпме сумма булырга тиеш? Ә ни өчен бер миллионга кимрәк? Алия Таһировна бөтен статистиканы анализлый.
«Махсус счетлар хуҗалары еш кына аларны ни өчен сарыф итә алмауларын аңламыйлар. Тупланма аларныкы булгач, теләгәнчә эш итәргә хокуклыбыз, дип раслыйлар. Һәм ни өчен әле алар үз бурычларын үзләре кайтарырга тиеш? Бурычмыни бу? Һәм моның безнең теләк булмавы, ә федераль закон таләбе икәнлеген аңлатырга туры килә», - дип аңлата әйдәп баручы белгеч-эксперт.
Инспекторның нәфис, сөйкемле кыяфәте еш кына үзенә карата судка материаллар әзерләнгән кешеләрне ялгыш юлга этәрә. Ләкин соңыннан таләпне үтәргә кирәклеге турында аңлау килә. Ә эштән буш вакытта Алия Таһировна нинди?
«Идеаль кичә – якыннар даирәсендә, кызыклы фильм, кулларда энә һәм җеп. Хәзерге вакытта плед бәйлим. Элмәк артыннан элмәк, һәм нәтиҗәдә җылы бүләк килеп чыга. Әлегә кемгә бүләк итәчәгемне хәл итмәдем әле», – ди Алия.
Инспекторның хыялы – эштә уңышларга ирешү. Кызның хыялы – участоклы йорт, теплица, чәчәкләр, мырауҗан мәче һәм зур гаилә.
Татарстанның Торак инспекциясендә төрле буын вәкилләре эшли. Тормыш тәҗрибәсе белән ярашкан стандарт булмаган кыю фикерләү. Өйрәтү һәм остазлык. Өлкән хезмәткәрләр һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм итә, ә яшь белгечләр яңа тенденцияләрне үзләштерүдә яңалык кертә. Хезмәттәшкә нибары 20 генә яшь булса да, аңа бары тик атасының исеме белән мөрәҗәгать итәләр. Чөнки хөрмәт һәм симпатия бар.
Алия Таһировнага теләкләренең үтәлүен телибез! Остазлар һәрвакыт янәшә, эшләрендә уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте