Идарә итү килешүе «ТКХ һәм төзелеш үзәге» АҖ беләнме?

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе Лениногорск районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: сезнең «ТКХ һәм төзелеш үзәге» АҖ белән идарә итү килешүегез бармы? Идарәче компания сезне милекчеләрнең читтән торып уздырылган җыелышында катнашу хокукыннан мәхрүм иткән. Ягъни сез күршеләрнең яки идарәче компаниянең теге яки бу тәкъдиме өчен тавыш бирә алмыйсыз.

Әлеге идарәче компания хезмәт күрсәтә торган 301 йорт буенча мәгълүмат ТКХ ДМС федераль системасына тулысынча кертелмәгән, димәк, милекчеләр читтән торып җыелыш та үткәрә алмаячак. Чөнки торак-коммуналь хуҗалык системасында кворумны исәпләгәндә Росреестрдан мәйдан турында мәгълүмат урнаштырылган һәм хокук иясе турында мәгълүматны билгеләргә мөмкин булган бинаның кадастр номеры күрсәтелгән биналар гына исәпкә алына.

Законлы хокукларны чикләүгә нәрсә сәбәп булган соң? Иң еш бозу – биналарның кадастр номерлары кертелмәгән. Яки хата белән кертелгән. Мисал өчен, 106 бина милекчеләренең торак-коммуналь хуҗалык системасында шәхси кабинетка керү мөмкинлеге юк: кадастр номерларын системага керткәндә, идарәче компания хезмәткәре номерны Росреестр базасы белән бәйләү өчен бер төймәгә басмаган.

Торак-коммуналь хуҗалык системасында виртуаль кабинет ачарга киңәш итәбез. Сезгә йорт турында бөтен мәгълүмат ачык булачак, ә иң мөһиме, үзегезнең мөлкәтегез белән бәйле бөтен нәрсәне күзәтә алачаксыз, барлык эшләрне һәм хезмәтләрне контрольдә тота алачаксыз.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International