«Ремжилстрой» идарәче компаниясенә чираттагы шикаять расланды: торакны карап тотучылар инженер системаларын шулкадәр эшләтеп җибәргәннәр ки, подвалда канализация агып чыккан.
Чаллы шәһәренең Х.Туфан урамындагы 22/9 йортта яшәүче идарәче компаниягә үзенчәлекле ис өчен шикаять белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Шикаять игътибарга алынмаган, шуңа күрә ИК гамәлләрен торак инспекторы бәяләде.
Күз алдында – йорт тиешенчә карап тотылмый. Ачыкланган хокук бозулар яшәүчеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин. Агып торган канализация – уңайсызлык кына түгел, бу кешеләр — балаларның, өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм астматикларның хәлендә аеруча начар чагыла. Күгәрек, стенадагы гөмбә, черкиләр, вак чебеннәр – болар барысы да сәламәтлек өчен куркыныч.
Моннан тыш, подвалны су басу фундаментның, кат ара түшәмә өрлекләренең җимерелүенә сәбәп булырга мөмкин.
РФ ТК 36 ст. нигезендә, подваллар – күпфатирлы йорттагы урыннар милекчеләренең гомуми милке, һәм аларның торышын хезмәт күрсәтүче оешма күзәтергә тиеш
«Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ директоры административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 50 мең сум штрафка тартылды.
Күрсәтмәнең үтәлеше инспекция контролендә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте