«Казаньгоргаз» ЭҖИ авария-диспетчерлык хезмәтенә Дальняя урамындагы 7 нче йортта газ исе булуы турында хәбәр килгән. Авария хезмәткәрләре сәбәбен ачыклаганнар: йорт эчендәге газүткәргечнең герметик булмавы.
Барлык фатирларны карап чыгып, исне бетергәннән соң, газ белән тәэмин итүне торгызганнар.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте