Казанда яшәүче хатын-кыз үзенә штрафны өч тапкырга арттырган. Ул Татарстан Торак инспекциясе штрафын кире какмады, ләкин түләмәде дә. Инспекторлар җәмәгать судына мөрәҗәгать иттеләр, һәм Фемида шулай ук гражданка Г. административ хокук бозуда гаепле дип тапты, ләкин бу юлы РФ КоАП 20.25 ст. 1 өлеше буенча штраф билгеләде.
Татарстанның Торак инспекциясенә «Казаньгоргаз» ЭҖИ Кленовая урамындагы 3 нче йортның 21 нче номерлы фатирында газ җиһазларын карау өчен йортка кертмәү турында эшләр килде. Газ хезмәткәрләре плитәләргә, су җылыту колонкаларына һәм фатир эчендәге разводкаларга планлы техник хезмәт күрсәткәннәр.
Исегезгә төшерәбез, фатир милекчеләре «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ белән техник хезмәт күрсәтү турында килешү төзи. Документ нигезендә, милекче җиһазларны тикшерү өчен башкаручыны өенә кертергә тиеш. Башкаручы да елына ким дигәндә 1 тапкыр техник хезмәт күрсәтергә тиеш. Үтәмәгән өчен гаепле як административ җаваплылыкка тартыла.
Бу очракта хокук бозучы – фатир милекчесе. Аңа карата административ эш кузгатылды һәм 10 мең сум штраф салынды. Гражданка Г. билгеләнгән срокларда штрафны түләмәгәнлектән, суд 20 мең сум җәза билгеләде. Һәм суд штрафы республиканың Торак инспекциясе җәзасын гамәлдән чыгармый.
Йортыгызда тикшерүләр уздыру планы «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ сайтында урнаштырылырга тиеш. Тикшерегез, сезнең йортыгыз турында мәгълүмат бармы? График юкмы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте