Татарстанның Торак инспекциясе Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: Инспекциягә милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләре килде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – яңа идарәче оешманы сайлау.
Җыелыш беркетмәләре нигезендә Залесная урамындагы 8б,8В номерлы йортлар милекчеләре күпчелек тавыш белән «Торакны эксплуатацияләү идарәсе» ҖЧҖ сайлаган.
Шулаймы бу? Әгәр фатир хуҗалары әлеге идарәче компанияне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмаган, тавыш бирмәгән, бюллетеньнәрне имзаламаган икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Моннан тыш, имзаларның ялган булуы турында дәлилләүче фактлар ачыкланганда, сез тиешле чаралар күрү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте