Аварияләрне бетерүче газ хезмәткәрләре 250 тапкыр урынга чыкканнар

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

Агымдагы ел башыннан Татарстанда газ белән тәэмин итү объектларында 250 очрак теркәлгән. Шулардан 28 очракта исле газ белән агулану билгеләре, 68 очракта кушылмаларның герметик булмавы ачыкланган. Калганнары: төтен чыгару юлларының җимерелүе, халыктан шартлау куркынычы турында хәбәрләр, һаваны кире тарту көче һ.б.

Су җылыткыч газ колонкаларын үз белдегең белән урнаштыру очраклары даими теркәлә – газүткәргечкә су эләгүнең 25 очрагы. Мондый очраклар Казанда (11) һәм Әлмәттә (13) теркәлгән. Монда өй «профессионаллары» үз белдеге белән су җылыту колонкаларын урнаштыралар һәм газүткәргечкә су салалар. Аварияләрне бетерүче газ хезмәте кыска вакыт эчендә нәтиҗәләрне бетерә, ә счетны «профессионалларга» белдерә. Торгызу эшләренең бәясе сүндерелә торган фатирлар һәм башкарыла торган эшләр санына бәйле. Өстәвенә, үз белдеге белән тоташтырган өчен, Татарстан Торак инспекциясеннән дә штраф.

Гадәттән тыш хәлнең сәбәбе шулай ук яңадан планлаштыру очрагы да булгалый. Мәсәлән, кухня һәм торак бүлмәне берләштерәләр, герметик тәрәзәләр урнаштыралар, мәҗбүри суырткычны вентканалга чыгаралар. Ягъни фатирда табигый һава агымы юк.  Кире тарту очраклары башкалада (15) һәм Кама Тамагы районында (1) теркәлгән.

Төтен юлларының төзек булмавы – 35 очрак, торбаүткәргечләрнең герметик булмавы – 65 очрак.

Янгыннар – 59, шуларның 1се газ җиһазларын үз белдеге белән алмаштыру аркасында. Әлеге статистикада авария-диспетчерлык хезмәткәрләренең фатирны яки шәхси йортны газ белән тәэмин итүдән өзү өчен урыннардагы янгыннарга чыгулары да күрсәтелгән.  Хәтта янгынның сәбәбе газ булмаса да. Әмма очрак газ белән тәэмин итү объектындагы кебек теркәлә, чөнки плитәләр һәм казаннар урнаштырылган.

Ел башыннан бирле 28 газ белән агулану очрагы теркәлгән, 8 кеше һәлак булган.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International