Татарстанның Торак инспекциясенә автокалада яшәүче торакларны карап тотучыларның бернәрсә дә эшләмәвенә шикаять белән мөрәҗәгать итте. Ул гариза биргән, аны киңәш биреп "үтәгәннәр".
В.Поляков урамындагы 15/1 нче йортта яшәүче башта идарәче компаниягә, яңгыр вакытында фатирны су баса, дип мөрәҗәгать иткән. Җавап итеп аңа түбәне ремонтлау мәсьәләсе милекчеләрнең гомуми җыелышына чыгарылган, дип хәбәр иткәннәр. Әгәр кворум булса, түбәгә капиталь ремонт ясалачак, дигәннәр. Аннары өстәмә мәгълүмат алу өчен диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә яки идарәче компания директорына кабул итүгә килергә киңәш ителгән. Һәм гариза "Үтәлде" статусын алган.
Торак инспеторы су басуның сәбәбен тапты: түшәмә плитәсе белән кирпеч дивар арасындагы тишек. Түбә чыннан да ага, ләкин әлегә чорманы гына су бастыра.
"Яшьлек-Фон" идарәче компаниясе директоры РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм 25 мең сум штрафка тартылды. Бозуны бетерү турында күрсәтмә үтәлеше Инспекция контролендә тора.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте