Әлмәт районара Торак инспекциясе башлыгы тарафыннан кабул итү “Первый поселок” идарәче компаниясе директорына штраф салу белән тәмамланды. Административ җәза һәм финанс җаваплылык сәбәбе – Герцен урамындагы 94 нче йортның ташландык хәлдә булуы.
Һәр сишәмбе инспекциянең барлык структур бүлекчәләрендә кабул итү булачак. Кабул итүләрнең нәтиҗәсе тикшерүләр була, инспекторлар урыннарга чыгып, йортларны карап чыга. Кагыйдә буларак, хокук бозулар гариза бирүчеләр хәбәр иткәнгә караганда күбрәк ачыклана. Монда да шулай булды.
Кабул итү вакытында Герцен урамындагы 94 нче йортта яшәүче подъездларда пычрак, подвалда дымлы, дип зарланды. Инспектор җылылык белән тәэмин итүнең күгәргән торбаларын, үзәк җылыту вентильләрендә тутыккан урыннарны, канализация системасында тутыккан урыннарны, урыны белән чүп-чар һәм канализация калдыкларын, дератизация һәм дезинфекция үткәрелмәгәнлеген һ.б. билгеләде.
Торбалар күгәргән – бу инженерлык челтәрләренә озак вакыт тиешле игътибар бирмиләр дигән сүз. Торба коррозия стадиясендә булганда, аны әле коткарып калырга мөмкин һәм кирәк тә. Ләкин күгәрек барлыкка килү белән, торбада ярылу куркынычы барлыкка килә. Торбаның аз гына зарарлануы да герметиксызлануга китерергә мөмкин. Ягъни бервакыт бу йортта җылыту торбаларыннан кайнар су подвалда таралачак, һәм фатирлар суыначак. Идарәче оешмаларның бурычларыннан берсе – инженерлык челтәрләрен тиешенчә карап тоту. Коррозияне туктату өчен барысын да эшләргә.
"Беренче поселок" ИК" ҖЧҖ директоры янә административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 25 мең сум штрафка тартылды. Хокук бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә үтәлеше Инспекция контролендә.
Элегрәк хәбәр иткән идек, Әлмәт районыннан иң күп шикаятьләр килә. Беренче яртыеллыкта Татарстанның Торак инспекциясенә 790 мөрәҗәгать кергән. Милионлы Казан шәһәреннән – 9 тапкырга диярлек күбрәк, әмма торак фондының күләмен генә түгел, ә гомуми мәйданын да исәпкә алсак, лидер Әлмәт районы: 100 мең кв.м. өчен 21 шикаять. Ике ел элек бу күрсәткеч 2 тапкырга кимрәк булган.
Сезгә идарәче компаниягә зарланырга туры килдеме? Нинди дәгъвалар бар иде? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте