Капиталь ремонтның уңай һәм тискәре яклары

2025 елның 25 июле, җомга

2 фотоны чагыштырып карыйк: сул якта Аксубай бистәсенең Золин урамындагы 98 нче йорт фасады. Фасад идеаль ремонтланган, газүткәргечне йортның яңа контуры артына чыгарганнар.

Уң яктагы фотода – Җәлил шәһәр тибындагы поселогының Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 23 нче йорт. Фасад җылытылганнан соң газүткәргечкә техник хезмәт күрсәтү мөмкинлеге юк. Торбалар стенага «батырылган». Дивардан газүткәргечкә кадәр ара торбаның диаметрының яртысыннан да ким булмаска  һәм торбаларга хезмәт күрсәтү уңайлы булырлык итеп салынган булырга тиеш.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International